РАЗДЕЛ 5. Содержание работы с родителями по направлению «Обучение детей правилам дорожного движения»



 

Недостаточный уровень культуры поведения взрослых на улице, в общественном транспорте, нарушение ими Правил дорожного движения приводит к таким же явлениям и у детей.

Перед родителями с информацией о состоянии и причинах детского дорожно-транспортного травматизма в районе, поселке обязательно должны выступать сотрудники ГИБДД.

С целью оказания консультативной и обучающей помощи родителям воспитатели ДОУ ведут систематический раздел в «Уголке безопасности» - «Воспитываем пешехода», где размещаются материалы по обучению детей правилам поведения на улице, в общественном транспорте (папки-передвижки, ширмы).

Воспитатели детского сада регулярно (один раз в полугодие) проводят совместные с родителями собрания, мероприятия по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма. Устраивают открытые занятия по теме, инсценировки, вовлекают родителей в процесс воспитания грамотного пешехода. Такие совместные занятия помогают продемонстрировать знания дошкольников о Правилах дорожного движения, а родители могут поделиться опытом воспитания у детей культурного, грамотного поведения на улице, разбираются проблемные ситуации на дороге. Родители получают советы и рекомендации от сотрудников учреждения.

В детском саду систематически организовываются выставки детских поделок, аппликаций, рисунков по теме изучения дошкольниками Правил дорожного движения. Воспитатели ориентируют родителей на то, чтобы они постоянно решали с ребенком проблемные ситуации на дороге, настойчиво и терпеливо разъясняли ему правила пешехода и пассажира и сами были в этом примером.

Соблюдение детьми правил пешехода невольно дисциплинирует и родителей. Они активнее включаются в процесс воспитания и обучения ребенка, трудятся совместно с воспитателями, помогают в изготовлении атрибутов, дидактических игр.

Работа с родителями строится по следующим направлениям:
- создание единого образовательного пространства (совместно со специалистами ГИБДД);

- повышение родительской компетентности в вопросах соблюдения правил

поведения на улицах и дорогах, в транспорте.

 


Перспекти вный план работы с родителями по профилактике ДДТТ

Мероприятия Время проведения Ответственный
1 -Общее родительское собрание по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма с участием работника ГИБДД - Консультация на родительском собрании «О значении обучения детей дошкольного возраста ПДД» - Фотоконкурс «Пусть наши дети будут в безопасности!» -Анкетирование родителей - «Правила и безопасность дорожного движения.» -Экскурсия к дороге: «Мы- пешеходы» Сентябрь Заведующая Старший воспитатель Воспитатели Сотрудник ГИБДД Родители
2 -Папка - передвижка «Осторожно, водитель! Ведь ты тоже родитель.» - Фотоконкурс «Пусть наши дети будут в безопасности!» Октябрь Воспитатель группы
3 -Практикумы для родителей по обучению детей правилам дорожного движения  -Экскурсия в дорожное управление Тюлячинского района Папка – передвижка «Дисциплина на улице – залог безопасности пешехода». Ноябрь Заведующая Старший воспитатель Воспитатели Родители Механик дорожного управления
4. -Буклеты для родителей «Внимание! Зимняя дорога!» -Творческий конкурс среди родителей на лучший рисунок или поделку «Новый дорожный знак» Декабрь Воспитатель группы Родители
5. -Постановка кукольного спектакля «Путешествия колобка в город»; -Групповое собрание по теме: «Имин йөрик юлларда!». Январь Воспитатель группы Музыкальный руководитель ГИБДД и МКУ “Отдел образования” Родители
6. -Конкурс детских рисунков «Я за мир на дорогах!» в двух номинациях «Я сам!» ,« Я и родитель!». Февраль Воспитатель группы      Родители МКУ “Отдел образования”
7. -Целевая прогулка к перекрестку около детского сада; -Анкетирование родителей по обучению детей правилам дорожного движения; - Памятка для родителей «Правила поведения на улице». Март Заведующая Воспитатели Родители
8. -Участие родителей в проведении «Всероссийской недели безопасности»; - творческий конкурс поделок- макетов-домов: «Авылым урамнары»; -Экскурсия в местный отдел полиции Апрель Заведующая Старший воспитатель Воспитатели Родители Сотрудники ГИБДД
9. -Фотоотчёт: «Безнең гомер бер генә-кадерләрен бел генә!»; -Экскурсия на подстанцию; -Спортивная игра с родителями на спорткомплекса «Батыр»: «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!». Май Заведующая старший воспитатель Воспитатели Родители ГИБДД и МКУ “Отдел образования” Директор спорткомплекса

 

Литература

1. Авдеева Н.Н., Стёркина Р.Б. «Безопасность». - СПб.: «Детство - Пресс», 2004. – 144 с.

2. Белая К.Ю., Зимонина В.Н. Как обеспечить безопасность дошкольников. - М.: «Просвещение», 2000, издание 2, – 94 с.

3. Белая К.Ю., Зимонина В.Н. Твоя безопасность.- М.: «Просвещение», 2000, 2-е издание, – 48 с.

4. Под редакцией Веракса Н.Е, Комарова Т.С, Васильева М.А. –Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы», (соответствует к требованиям ФГОС).Издательство МОЗАИКА-СИНТЕЗ, Москва, 2014.

5. Закон «Об образовании РФ» РТ от 19 октября 1993 г. №1982 с дальнейшими изменениями.

6. Закон РТ №16 от 03.03.2012г. «О государственных языках РТ и других языках в РТ»

7. Извекова Н.А., Медведева А.Ф. Занятия по правилам дорожного движения.- М.: ООО «ТЦ Сфера», 2009 – 64 с.

8. Клименко В.Р. Обучайте дошкольников правилам движения.- М.: «Просвещение», 1973 – 48с.

9. Козловская Е.А. Профилактика детского дорожно – транспортного травматизма.- М.: «Издательский Дом Третий Рим», 2008 – 55 с.

10. Комарова Л.Г. Строим из лего.- М.: ООО «Линко - Пресс», 2001 – 89 с.

11. Нестеренко А.А. Страна загадок. – Ростов н/Д.: Изд – во Рост. Ун-та, 1991.

12. Приказ Минобрнауки России от 17.10.2013 №1155 «Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования»

13. Постановление главного государственного санитарного врача Российской Федерации от 15. 05. 2013 №26 «Об утверждении СанПин 2.4.1. 3049 – 13 «Санитарно – эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы дошкольных образовательных организаций»

14. Рублях В.Э. Правила дорожного движения.- М.: «Просвещение», 1984, издание 9 – 48 с.

15. Саулина Т.Ф. Три сигнала светофора.- М.: «Просвещение», 1989 – 64 с.

16. Старцева О.Ю. Школа дорожных наук.- М.: ООО «ТЦ Сфера», 2009, издание 2 – 64 с.

17. Федеральный закон от 29.12.2012 года №273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации».

18. Федеральные государственные образовательные стандарты основной общеобразовательной программы дошкольного образования и условий ее реализации.

19. Черепанова С.Н. Правила дорожного движения.- «Издательство Скрипторий 2003», 2008 – 80 с.

20. Шурыгина Т.А.Осторожные сказки.- М.: «Книголюб», 2002 – 80 с.

21. Әхмәдиева Р.Ш, Воронина Е.Е, Миңнеханов Р.Н “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтү.Казан-2008.

22.  Миңнеханов Р.Н, Манюрова Г.Х “Зелёный огонёк – 2014. Казан-2014.

23. Миңнеханов Р.Н, Әхмәдиева Р.Ш, Вәлиев М.Х, Вәлиәхмәтов Х.Х, Закирова Г.Р “Юллар имин булыр бергәләп!” Казан-2012.

 

Приложение № 1

 

Конспект занятия

 

 “Әкият аша өйрәнәбез”

    уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә

өйрәтү буенча ачык эшчәнлек эшкәртмәсе

 Бурычлар:

 1. Балаларны җиңел һәм йөк автомобильләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның төрләрен аерырга, аермалы якларын табарга өйрәтү; светафорның сигналларын искә төшерү.

 2.Балаларда хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны арттыру, танып белү эшчәнлеген үстерү;

 3.Авыр чакта ярдәмгә ашыгу, булышу теләге уяту.

Методик алымнар: сөйләү-күрсәтү, сорау-җавап, мактау, проблемная ситуация, уен, анализ.

Җиһазлау:  компьютер, слайдлар, шалкан муляжы, ширма, уенчык автомобильләр, магнитофон, курчак театры,   төрле төстәге түгәрәкләр, проектор, экран .

Сүзлек: җиңел машина, йөк машинасы, кабина, арба, тәгәрмәчләр, светафорның сигналлары.

Әзерлек: “Шалкан” (рус халык әкияте) әкиятен тыңлату; җиңел һәм йөк автомобильләренең рәсемнәрен, уенчыкларын карау, өлешләрен атау.

  Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: -Хәерле көн, балалар. Мин Гөлсинә Фаухетдиновна булам.Без бүген сезнең белән әкият аша бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. (Слайд№1)

       Эшчәнлек башланганда балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: -Ә хәзер мин сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйм.                                     

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел.

Ул нәрсә?

Балалар: - Шалкан.

Тәрбияче: -Әйе, балалар, бу шалкан? Кайсы әкияттә шалкан белән очрашырга була ?

Балалар: - “Шалкан” әкиятендә.СЛАЙД №2            

Тәрбияче: - Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Бу сезгә таныш рус халкының “Шалкан” әкияте. Сезнең белән бергәләп бу әкиятне әкиятен искә төшереп үтик әле. (Курчак театры ярдәмендә әкиятнең өзеге күрсәтелә)

Бабай яз көне шалкан утырткан. Шалкан бик зу-у-ур булып үскән.Бабай аны гаиләсе һәм хайваннары белән бергәләп тартып чыгарган. Чыгаруын, чыгарган, ләкин бабайның бакчасы өеннән еракта булган. Шалкан зур булганлыктан аны күтәреп алып кайтып булмый икән. Бабай аптырашта калган. Хәзер инде нишләргә? Шалканны бакчадан өйгә нәрсә белән алып кайтырга. Балалар бабайга ярдәм итегез әле.Шалканны нәрсә белән алып кайтып була?

Балалар: - Ат, трактор, арба,йөк автомобилләре белән...

Тәрбияче: - Ә бу транспорт төрләрен кайда очратырга була соң?

Балалар: - Юлда.

Тәрбияче: - Дөрес әйтәсез, балалар, юлда очратырга мөмкин. Бабай әби белән киңәшләшкән дә ,ярдәм сорарга олы юл кырыена чыгып баскан.( СЛАЙД №3 )Ул аптырап калган, юлда автомобилләр бик күп. Тыз-быз чабалар, ләкин берсе дә туктамый икән. Балалар, бу очракта бабайга нәрсә ярдәмгә килер икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар: - Светофор.

Тәрбияче: - Әйе, балалар бабай юл чатында торган, светофорны күреп алган. СЛАЙД №4

Тәрбияче: - Ә светофорны юл кырыена ни өчен куялар?

Балалар: - Юлда хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен.

Тәрбияче: - Светофорның ничә сигналы бар?

Балалар: - Өч сигналы бар.

Тәрбияче: - Кызыл сигнал нәрсә ди?

Балалар: - Юл аша чыгарга ярамый, тукта ди.

Тәрбияче: - Ул кайда урнашкан?

Балалар: - Өстә.

Тәрбияче: - Сары сигнал нәрсәне аңлата?

Балалар: - Әзерлән ди.

Тәрбияче: - Ул кайда урнашкан?

Балалар: - Уртада.

Тәрбияче: - Ә яшел сигнал нәрсәне аңлата?     

 

Балалар: - Юлны дәвам итәргә мөмкин, ди.

Тәрбияче: - Ул кайда урнашкан?

Балалар: - Аста.

Тәрбияче: - Афәрин, балалар бик дөрес.Ә хәзер әйдәгез, светофор сигналларын искә төшерү өчен “Светофор” уенын уйнап алырбыз. Мин уенның кагыйдәсен аңлатам, игътибар белән тыңлагыз .

Уен барышы: музыка барышында балалар түгәрәк буйлап биеп әйләнәләр. Тәрбияче команда биргәч, шул командага туры килүче түгәрәкләрне күтәрәбез.

Хәрәкәтле уен: “Светафор”.

Тәрбияче: - Балалар, әкиятне дәвам итәбез, светофор бабайга булышырга теләп, юлдагы автомобильләрне туктаткан. Әйдәгез, карыйк әле нинди автомобильләрне туктаткан икән светофор? СЛАЙД №5

Балалар: - Җиңел һәм йөк автомобильләрен туктаткан.

Тәрбияче: - Балалар, ә шалканны кайсы автомобилгә сыйдырып булыр дип уйлыйсыз?

Балалар: - Йөк машинасына сыя дип уйлыйбыз.

Тәрбияче: - Ни өчен?

Балалар: - Чөнки аның арбасы бар.

Тәрбияче: - Балалар, сезнең җавапларыгызның дөреслеген тикшереп карыйк. Сезнең алдыгызда ике төрле автомобиль. Нинди автомобильләр. Атагыз.

Балалар: - Җиңел һәм йөк автомобильләре.

Тәрбияче: - Шалканыбыз дөрестән дә йөк автомобиленә сыямы икән, төяп карыйк әле.

( Балалар, йөк һәм җиңел автомобилләренә шалканны төяп, эксперимент ясап карыйлар. Җавапларның дөреслеген дәлиллиләр.)

Тәрбияче: - Бик дөрес әйттегез балалар.Бабай йөк машинасы белән бакчага барган һәм шалканны йөк автомобиленә төягән. Шуның белән әкияттә беткән. СЛАЙД №                                    

Тәрбияче: - Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

              - Бабай шалканны нинди автомобилгә төяп алып кайтты? (Балаларның җаваплары тыңланыла. Эшчәнлеккә анализ ясала.)

Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр бирелә.

 

 

 

                                                                  Приложение № 2

 

Конспект занятия по обучению детей ПДД совместно с родителями “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел.”

Әти-әниләр, балалар өчен ярыш кичә.    /Зурлар төркеме/

Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм тормышта куллану. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.

Юлда үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен ныгыту.

Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, машина макетлар, уеннар өчен атрибутлар, стенада фотостенд, гаилә гербы, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

                                                                                 

Кичәнең барышы:

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүгенге юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәбезне башлыйбыз. (Аны этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!

Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеген саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.

Әби: 2нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрнә багышланган кичә була икән, оныгымны шунда илтәм.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әбекәй.

Әби: Рәхмәт балам, яхшы киңәшеңә. Бакчада өйрәнеп кайтырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).

(Музыка астында залга балалар керәләр.Әти-әниләр һәм балалар командаларга бүленәләр)

Алып баручы: Исәнмесез, балалар һәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип исемләнгән уен-ярышка җыелды

1 нче конкурс. “Сәламләү”   

1 нче команда - “Өлгерләр”      

         Кояшның шаян нурлары                 

         Иркәли безне иртән.                

         Күңелле, тапкыр уеннар          

         Күптәннән безне көткән.            

2 нче команда - “Җитезләр”

        Юл йөрү кагыйдәләрен

        Әйбәт белергә кирәк,

        Белгәннәрне күрсәтик

        Бәйрәмне башлыйк тизрәк!

                                                                            

Җыр “Светофор утлары”

2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм җавабын тап”

Алып баруы: Булдырдыгыз, балалар!

 Музыкаль пауза:балалар башкаруында “Кояшлы ил.” җыры

 Йөгереп Убырлы керә кулында сумка, себеркесе белән балаларны куркытып ала.

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы: Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкаңда нәрсәләр ул?

Убырлы: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

Алып баручы: Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы: Юк, белмим.

Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

3 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый”   

(Конкурстан соң, юл билгеләре турында шигырьләр сөйләү)

Музыкаль пауза: “Хәерле иртә”җырын башкару

Алып баручы: Ә хәзер безнең командалар бер-бер артлы барып җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорның рәсемнәрен ясап күрсәтерләр.

  4 нче конкурс: ” Юл һәм светофор”

1 нче кеше ак юлны сузып сала (кабатлана)

2 нче кеше светофорның кызыл утын куя

3 нчы кеше светофорның сары утын куя

4 нче кеше светофорның яшел утын куя.

Убырлы: Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер

 чыгар икән?

5 нче конкурс. “Шоферлар”

Әти-әни һәм бала җитәкләшеп ,кеглялар арасыннан йөгерәләр.Әти кеше шофер ролен башкара,кулынауенчык руль тота.

Музыкаль пауза: балалар башкаруында җыр “Шофер буласым килә”.

Убырлы. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем (самокатка баса һәм егыла).

Ай-ай-ай.

Алып баручы: Әй, Убырлы, кая мин синең аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).

Убырлы. Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә беләме икән.

6 нчы конкурс. “Беренче ярдәм”

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.

2 нче кеше йөгереп барып бинт илтә

3 нче кеше йөгереп барып бинт белән аягын бәйли

4 нче кеше йөгереп барып куртка илтә һ.б.

5-6 нчы кешеләр барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)

Алып баручы: Менә күрдеңме самокат белән дә сак булырга кирәк.

Син әле юл билгеләренең барысын да белеп бетермисеңдер әле?

Убырлы: Юк, белмим.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, Убырлыга белгәннәребезне күрсәтик. “Пазллар төзү” уенын уйныбыз.

Убылы: Булдырдыгыз, балалар, мин дә күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.

         Музыкаль пауза: балалар башкаруында заманча бию.

Убырлы: Сау булыгыз, балалар (чыгып китә).

Алып баручы: Безнең “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип аталган ярыш-кичәбез тәмам. Дуслык җиңде. Барыгызга да рәхмәт. Йомгаклау, бүләкләү.

 

   

 

                                                                         Приложение № 3

Казан урамнарына сәяхәт .

Зурлар төркеме

Үстерү максаты: чагыштыра белү сәләтен үстерү.

Белем бирү максаты : урам төшенчәсе белән таныштыру ; юл һәм урамда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү; юл, тротуар җәяүле, турындагы күзаллауларын ныгыту .

Тәрбия бирү максаты: юлның куркыныч һәм аеруча игътибарлылык таләп итә торган урын икәнлеген аңлау күнекмәсе тәрбияләү ; ишегалдында гына уйнарга гадәтләндерү.

Методик алымнар: экскурсия, сораулар, рәсемнәр, уеннар .

Сүзлек өстендә эш: Тротуар, юл чите, машина юлы, урам.

Җиһазлау: Компьютер (слайдлар), рольләр, светофор макеты.

    

Шөгыль барышы:

 Тәрбияче: (2нче слайд) Балалар, без бүген Казан шәһәренә - Татарстанның башкаласына сәяхәткә барабыз. Казаныбыз урамнары бик күп. Урамнарда өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар бар. Урам буйлап көнен дә, төнен дә машиналар чаба. Алар кибетләргә төрле әйберләр, ашамлыклар алып киләләр, урамнарны юалар. Автобуслар, троллейбуслар кешеләрне эшкә алып баралар, алып кайталар.

Татарстан башкаласы,

Казаным – гүзәл калам

Яшеллеккә төренеп,

Киң урамнар, тротуарлары белән 

Ул безне каршы ала.

Игътибар белән карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? (Сораулар буенча әңгәмә оештырыла):

— Шәһәр урамнары, елга, зур йортлар, машиналар.

Тәрбияче : Әйе, дөрес. Ә хәзер күзләребезне йомыйк та авылыбызны күз алдына китерик . (3нче слайд)

              Уен :”Аерманы әйт .”

Тәрбияче : (4нче слайд) Нәрсә икән ул “урам”. Урамга мәйдан, биналар, йортлар керә. Без хәзер башкалабызның иң матур Совет мәйданында.

-(5– 8нче слайдлар) Урамга йортлар, ишегалды, парк, тыкрыклар, юллар керә. Урамда машиналар һәм кешеләр бар.Машиналар кайдан йөри? (9нчы слайд)

Балалар: Машиналар юлыннан.

Тәрбияче: Дөрес. Кешеләр кайдан йөри?

Балалар: Җәяүлеләр юлыннан.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. (10нчы слайд) Җәяүлеләр юлы русча тротуар дип атала. Тротуар җәяүле кешеләр йөрү өчен төзелгән. Аннан кешеләр бер-берсенә комачауламыйча, тәртип белән, йөгермичә йөриләр. Урамда бер вакытта да кычкырып сөйләшергә ярамый. (11нче слайд) Шәһәр читендә тротуарлар булмаска да мөмкин. Юл кырыйларын сызыклар белән бүлсәләр, ул урыннардан җәяүлеләр машина хәрәкәтенә каршы йөри алалар. Авыл юлларында, урман эчендәге юлларда без юл читеннән ( җирдән) йөрибез. Юлның уртасына өзек-өзек яки тоташ ак сызык сызылган.Бу сызыклар юлда ике яклы хәрәкәт булуын аңлата.

Тәрбияче: Балалар, “Җәяүле” дип кем атала?

Балалар: Җәяү йөрүчеләр. (12нче слайд)

Тәрбияче: (13нче слайд) Исегездә тотыгыз: юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый. Ул “Җәяүлеләр юлы” дип атала. Юлдагы билгеләрне “зебра” дип атыйлар. Андый урыннарда “Җәяүле чыгу урыны” юл билгесе куела. Ә юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен тагы нәрсә кирәк? (14нче слайд)

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: (15,16нчы слайдлар)

 Әйе, светофор — машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче ул. Машиналар һәм җәяүлеләр өчен аерым светофорлар бар. Ә хәзер монда карагыз әле. (17нче слайд)  (Уенчык светофорга күрсәтә.) Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлыйсыз?

Балалар: Кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый.

Тәрбияче: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Яшел ут нәрсә ди?

Балалар: Яшел ут җәяүлеләргә юл алга чыгарга ярый, ди.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Без барыбыз да — җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күр­сәтә.) Кызыл ут янганда нишлибез?

Балалар : Юл аша чыкмыйбыз.

                   Уен :”Светофор”

Тәрбияче: Хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен безгә тагы нәрсәләр булыша?

Балалар: Юл билгеләре.

Тәрбияче: Балалар, сорауларга бик дөрес җавап бирдегез. Юл билгеләре безгә тормышта һәрвакыт кирәк.Без аларны бик яхшы белергә тиешбез.

(18нче слайд)  -Әйдәгез, юл билгеләре ярдәмендә бармаклар белән уен уйнап алабыз.

(19нче слайд)                     Уен “Кем зирәк – күрсәт тизрәк !”

 Тәрбияче: балалар, искә төшерик әле, төркем белән йөргәндә без нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Балалар: (20нче слайд)  Икешәр булып тезелеп, тәрбияче апа артыннан гына барырга. Эткәләшмәскә, артка калмаска кирәк.

Тәрбияче: Әйе, сез дөрес әйттегез. Шәһәрдә бигерәк тә сак йөрергә кирәк.

 Йомгаклау . Алган кичерешләр белән уртаклашу.

                                                                                                                                                          Приложение № 4

Йөк машиналары һәм җиңел машиналар.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме.

 

Максат.

Балаларга йөк һәм җиңел машиналарның башка транспорт чараларыннан нәрсә белән аерылуын күрсәтү;

йөк һәм җиңел машиналарның төрләрен ачыклау;

балаларның дөрес күзаллау һәм танып белү эшчәнлеген үстерү;

балаларда транспорт чараларына карата кызыксыну уяту.

 

Шөгыль барышы:

I. Актуальләштерү.

Тәрбияче:

    Хәерле көн, балалар!

Балалар, әйдәгез әле искә төшерик, без узган шөгыль вакытында кая бардык?

Балалар:

    Урамга, юл читенә.

Тәрбияче:

    Ә икенче төрле әйтсәк ?

Балалар:

    Экскурсиягә.

Тәрбияче:

    Әйе, бик дөрес. Балалар, әйтегез әле, урамга, юл кырыена без ни өчен бардык ?

Балалар:

    Урамны күзәтергә.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Тәрбияче:

    Әйдәгез, искә төшерик әле, урамда без нәрсәләр күрдек.

Балалар:

    Юлның ике ягына биек йортлар салынган, агачлар утыртылган, ике яклы юл сузылган.

Тәрбияче:

    Балалар, мин сезгә өйдә үзегез яшәгән урам рәсемен ясап килергә кушкан идем. Шул рәсемнәрне карап үтик. (Балалар рәсемнәрне карап үзләренчә бәя куялар).

Тәрбияче:

    Балалар, искә төшерик әле, урамда юл буйлап нәрсәләр хәрәкәт итә иде һәм алар ничек йөриләр?

Балалар:

    (балалар күзәтүләрдән чыгып урамда йөрүче һәр төр транспортның исе- мен атыйлар һәм аларның кайда, ничек йөрүләрен сөйлиләр). Автобус юл буйлап йөри, трамвай рельс буйлап ток белән йөри, “КаМаз” юл буйлап бензин белән йөри.

Тәрбияче:

    Балалар, ә бу транспорт чаралары юлның кайсы җиреннән йөриләр соң? Трамвай юлның кайсы җиреннән йөри?

Балалар: 

     Юлның уртасыннан.

Тәрбияче :

    Автобус кайдан йөри?

Балалар:

     Тротуарга якын җирдән.

Тәрбияче:

    Ә йөк машиналары?

Балалар:

    Тротуардан бераз читтәрәк, юлның уртасыннан йөриләр.

Тәрбияче:

    Ә хәзер, балалар, сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Мин сезгә транспорт төрләрен атыйм, әгәр җәмәгать транспорты икән сез чүгәли- сез, әгәр булмаса, басып калыгыз.

    а) Автобус (чүгәлиләр)

б) “КаМаз” (басып торалар)

в ) Трамвай (чүгәлиләр)

г) Ашыгыч ярдәм машинасы (басалар)

д) Янгын машинасы (басып торалар)

е) троллейбус (чүгәлиләр).

Тәрбияче:

    Балалар, мин хәзер сезгә карточкалар өләшәм. Сез шул транспорт төр- ләре арасыннан җиңел һәм йөк машиналарын табыгыз. Кемдә йөк ма- шиналар сүрәтләнгән карточкалар, алар уң якка бассын. Ә кемдә җиңел машиналар сурәтләнгән, сул якка бассын.

Балалар, ә сез аларның йөк һәм җиңел машина икәнлеген каян белде- гез?

Балалар:

    Йөк машиналарына әйбер төйиләр. Алар бүтән машиналардан кузовы яки зур бак булуы белән аерылалар.

Тәрбияче:

    Әйе, балалар, йөк машиналары бик күп төрле. Алар көндәлек тор- мышта бик күп эшләр башкаралар. Әйдәгез әле, уң якка баскан балалар- ның карточкаларын карап үтик .

1 нче бала:

    Бу - самосвал, аның кузовы бар, ул ком ташый.

2 нче бала:

    Бу “КаМАЗ”, ул утын ташый.

3 нче бала:

    Бу машина сөт ташый, аның зур багы бар. Ул сөт ташучы машина дип атала.

4 нче бала:

    Бу машина ипи ташый, аның фургоны бар.

5 нче бала:

    Бу машина бензин ташый, аның да зур багы бар. Ул бензин ташучы машина дип атала .

6 нчы бала:

    Ә бу машина чүп ташый .

Тәрбияче:

    Ә хәзер сул якка баскан, җиңел машиналарны сайлап алган балалар- ны тыңлыйк.

1 нче бала:

    Бу машинаның исеме “Жигули“.

2 нче бала:

    Бу машинаның исеме “ Десятка “.

3 нче бала:

    Бу машинаның исеме “Лимузин “.

4 нче бала:

    Бу машинаның исеме “Волга “.

5 нче бала :

    Бу машинаның исеме “ Нива “ һ.б.

Тәрбияче:

    Димәк, йөк машинасы белән җиңел машина бер-берсеннән нәрсә бе- лән аерыла?

Балалар:

    Йөк машинасында йөк ташыйлар, ә җиңел машиналар пассажирлар- ны йөртү өчен хезмәт итә.

Тәрбияче:

    Тагын нинди аермалык күрәсез?

Балалар:

    Йөк машинасы зур, ә җиңел машиналар кечкенә була.

    Уеннар:

    а) “Мозаика” уены. Төрлечә киселгән йөк һәм җиңел машиналарын җыю.

    б) “Төзеп кара” уены. Шырпы яки санау таяклары ярдәмендә йөк һәм җиңел машиналар төзү .

    в) “Бу ачкыч кайсы машинага ярый?” уены.

    г) “Нинди сан җитми?” уены.

    Физкультминут. “Чебеннәр”.

Әй чебеннәр кыздылар

Парлашып биеделәр (бию хәрәкәте).

Йөри торгач ардылар (бер урында таптану).

Әйләнделәр, борылдылар (әйләнәләр).

Як-якка күз салдылар. (уңга, сулга борылу).

Карап торган үрмәкүчне күреп,

Хушларыннан яздылар (утыралар).

Тәрбияче:

    Балалар, бу автобомильләрне йөртүчеләрне без кемнәр дип атап атый- быз ?

Балалар:

    Шофёрлар (машина йөртүчеләр).

Тәрбияче:

    Ә самолёт йөртүчеләрне ничек атыйбыз?

Балалар:

    Очучы дип.

Тәрбияче:

    Трактор йөртүчеләр кем була?

Балалар:

    Тракторист (транспорт йөртүче).

Тәрбияче:

    Поезд йөртүчеләр ничек атала?.

Балалар:

    Машинист дип атала.

Тәрбияче:

    Диңгездәге корабльләрне йөртүче?

Балалар:

    Капитан.

Тәрбияче:

    Балалар, менә сезнең белемнәрегезне дә тикшереп алдык. Булдырды- гыз.

    Балалар, безнең узган шөгыльләрдә гипстан ясалган машиналарны бу- яган идек. Хәзер шул машиналарны өйдә ясалган “Безнең шәһәр урамы“ дигән рәсемнәрне тулыландыру өчен кулланырбыз. Эш барышында ма- шиналарның юнәлеше дөрес булсын, юл чатларында светофорларга игъ- тибар итегез. (Алдан ясалган рәсем күрсәтелә).

    1. Мөтәкыйль эш.

2. Эш барышын күзәтү.

3. Эшне йомгаклау өлеше.

Тәрбияче:

    Менә, балалар, бу рәсемдә шәһәр урамындагы төрле күренешләр ки- леп чыкты. Чөнки һәрберегез шәһәрнең төрле урамын ясаган иде. Сез- нең барыгызның да эшләре бик яхшы булган. Балалар, шәһәр урамна- рындагы хәрәкәтне дөрес саклаучы нәрсә ул?

Балалар:

    Светофор .

Тәрбияче:

    Ә хәзер без сезнең белән В.Казыйханов сүзләренә, В.Әхмәтшин көе- нә язылган “Светофор” җырын җырларбыз.

    1. Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга, сулга.

Күрсәм якында машина.

Ашыгып басмыйм юлга.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел.

Кызылга аяк атламыйм

Ялтыраса да яшел.

2. Сары төс кайчак алдата.

Аның сүнгәнен көтәм;

Артыннан яшел кабынса,

Ашыкмый кыю үтәм.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел.

Кызылга аяк атламыйм

Ялтыраса да яшел.

3. Юкка гына әйтмәгәннәр

“Ашыккан ашка пешкән”.

Юл тәртип ярата -

Шуны чыгарма истән.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел.

Кызылга аяк атламыйм

Ялтыраса да яшел.

III. Шөгыльдә өйрәнгән материалны ныгыту .

Тәрбияче:

    Бүген без шөгыльдә нәрсә өйрәндек?

Балалар:

    Йөк һәм җиңел машиналарын бүтән транспорт чараларыннан аера бе- лергә өйрәндек һәм аларның кайда кулланылганын белдек.

Тәрбияче:

    Балалар, сез барыгыз да бу шөгыльдә актив катнаштыгыз. Рәхмәт сез- гә.

IV. Шөгыльне йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.

Тәрбияче:

    Балалар, сез әти-әниләрегез белән урам буйлап йөргәндә, үзегезнең белемегезне күрсәтерсез. Бу әле сезгә юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнтен өйрәнү өчен ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә, балалар!

                                                          Приложение № 5

 

 

                                                  ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ.

Зурлар төркеме

 

    

Максат.

Балаларның юлда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен, юл йөрү кагыйдә- ләре турындагы белемнәрен ныгыту;

юлдан велосипед, җигүле транспорт белән йөрү кагыйдәләрен өйрәнү;

урамда үз-үзеңне әдәпле тоту сыйфатларын тәрбияләү;

күзәтүчәнлек, игътибарлылыкны үстерү.

Алдан эшләнгән эш. Ишәк макетын, Хуҗа Насретдин киемен әзерләү, дәрес өчен презентация төзү.

Методик алымнар. Әңгәмә, сораулар, шигырьләр, җырлар.

 

Шөгыль барышы:

(Насретдин ишәге белән юл чатына килеп керә һәм юл кагыйдәләрен боза. Юл хәрәкәтен көйләүче сыбызгы белән аны туктата).

Насретдин:

    Әссәләмәгаләйкем! Исәнмесез! Сезнең шәһәрдә базар кайда урнаш- кан? Базарыгызны бик мактаганнар иде. Менә Сандугачым белән база- рыгызны күрергә килдек. (2 слайд)

Хәрәкәт көйләүче:

    Нинди хәл бу дуслар, нинди тәртипсезлек? (3 слайд)

Насретдин:

    Бу...Сандугач гаепле! Ул юлда карап йөрми. Шәһәрне күргәч кауша- ды. Харап була яздык бит.

Хәрәкәт көйләүче:

    Насретдин әфәнде, монда бернинди дә Сандугач юк.

Насретдин:

    Ник, минем дустым 4 аяклы, 2 колак, 1 койрыклы. Сандугачым инде.

Хәрәкәт көйләүче:

    Ни өчен Сандугач соң ул? Документы кайда?

Насретдин:

    Чөнки ул сандугач шикелле сайрый белә. Сайрап күрсәт әле, матурым.

Ишәк:

    Иа-иа.

Насретдин:

    Документы менә монда. 421-ИШ, 4 аяк, 2 колак, 1 койрык. ИШ – зна- чит ишәк. Шуны да белмисең инде! Үзең юл саклап торасың. Моны хәт- та балалар да белә. (4 слайд)

Хәрәкәт көйләүче:

    Ә син балаларның белгәнен кайдан белдең соң?

Насретдин:

    Синең кебек документ сорамыйлар бит алар. Я әйт инде, базарга ничек барырга?

Хәрәкәт көйләүче:

    Сез юл йөрү кагыйдәләрен белмисез. Сезгә өйрәнергә кирәк. Менә хә- зер сезгә балалар үзләренең чыгышларында юл йөрү кагыйдәләре ту- рында сөйләрләр, аңлатырлар.

1 нче бала:

    Урамнарны күзәтә,

Узганнарны кисәтә.

Чатта тора ул,

Сакта тора ул.

2 нче бала:

    Янып тора 3 күзе,

Күреп тора ул безне.

“Кузгалма”, – ди кызыл күзе,

“Сабыр”, – ди сары күзе,

“Ярый”, – ди яшел күзе.

Бергә:

    Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Җыр. (5 слайд)

    Светофор

Светофор булса

Урам чатында,

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга

Димәк, һич юл юк.

Сары ут янса,

Игътибарлы бул.

Урамда әле

Ачык түгел юл.

Яшел ут янды –

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык!

(Балалар урыннарына утыралар. Шул вакыт, юл билгесен арткы ягы белән куйган балалар керә).

Алып баручы:

    Сез кем буласыз?

Юл билгеләре:

    Без юл билгеләре булабыз. Тик сезгә хезмәт күрсәтә алмыйбыз. Аның өчен безгә табышмакларга җавап эзләргә кирәк. Әгәр табышмакларга җавапны бергәләп таба алсак, ачылып та китәрбез әле.

Алып баручы:

    Кая әле, табышмакларыгызны укып карыйк. (6 - 9 слайдлар)

1. Барам-барам, очы-кырые күренми.

(Юл)

2. Дүрт дөбердек, ике ялтырык, бер ыңгырык.

(Автомобиль)

3. Аяклары тимердә,

Терсәкләре чыбыкта,

Бик ашыктырсаң үзен

Китәр кебек очып та.

(Трамвай)

4. Ашыккан кеше сыман

Мин сәпиттә элдерәм.

Шук булсам да җитез мин,

Юл билгеләрен күреп өлгерәм.

(Велосипед)

Алып баручы:

    Балалар, сез тагын нинди җир өсте транспорт төрләрен шәһәрдә күрә аласыз?

Балалар: (рәсемгә карап әйтәләр) (10 слайд)

    Йөк машиналары, ашыгыч ярдәм машинасы, троллейбус, милиция машинасы, поезд, янгын сүндерүче машина, автобус, мотоцикл, велоси- пед, йөк атлары.

Алып баручы:

    Әйе, балалар, транспорт күп төрле. Шулар арасында велосипед, мотоцикл, ат һәм ишәккә утырып олы юлда йөрү бик куркыныч. Алар белән якты чакта бер рәт булып, юлның уң ягыннан гына барырга ярый. Насретдин белән дә бәла килеп чыгарга мөмкин иде, ярый хәрә- кәт көйләүче үзен күреп алды.

Балалар, тагы бер табышмак калган икән, тыңлагыз.

    Бер күзе белән исәнләшә, икенчесе белән хәлеңне сораша, өченчесе белән хушлаша. Ул нәрсә?

Балалар:

    Светафор. (11 слайд)

(Юл билгеләре булып киенгән балалар билгеләрен ачалар. Балалар аларның нинди билге булуын һәм кайда куелуын искә төшерәләр).

1 нче бала: (12 слайд)

    Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен яхшы бел.

2 нче бала: (13 слайд)

    Юлда ике яклы хәрәкәт булганда, һәм юл аркылы чыгу өчен башта сул якка, аннан уң якка карарга кирәк.

3 нче бала:

    Берьяклы хәрәкәт булганда, транспорт кайсы яктан килсә, шул якка карарга кирәк.

4 нче бала:

    Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урынын табарга. Светафорның яшел уты янганда гына юл аркылы чыгарга ярый.

8 нче бала: (14 слайд)

    Һәлакәтләр булмасын, дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк.

7 нче бала: (15 слайд)

Машина узганын көтми,

Йөгермә син тизрәк.

Моны белү һәркемгә дә

Кайда йөрсә дә кирәк.

Алып баручы: (16 -19 слайдлар)

    Бик дөрес булды бу балалар.

    (Шул вакыт велосипедка утырып бер бала килеп керә.)

Ашыккан кеше сыман

Мин сәпиттә элдерәм.

Шук булсам да җитез мин,

Юл билгеләрен күреп өлгерәм

Алып баручы:

    Исегездә тотыгыз, балалар, 14 яшь тулган кеше генә велосипед белән юлда йөри ала. Ә сезгә ярыймы әле?

Балалар:

    Юк, ярамый.

( “Светафор” булып киенгән бала керә. Аның белән уен уйнала.“Кызыл, сары, яшел” (20 слайд)).

6 нчы бала:

    Әти-әни, әби-бабай,

Кыз һәм малай һәммәсе.

Бергә: бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен.

Җыр: “Шофер булам”

Алып баручы:

    Насретдин, бераз юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндеңме инде?

Насретдин:

    Бик рәхмәт инде сезгә, балалар. Бик күп беләсез икән. Мин дә өйрәнеп утырдым. Инде базарга барсаң да була. Әйдә, Сандугачым, киттек. Хушыгыз, балалар.

Алып баручы: (21 слайд)

Шуның белән бәйрәмебез тәмам. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны бүләклиләр.


 

 


Дата добавления: 2021-12-10; просмотров: 21; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:






Мы поможем в написании ваших работ!