Нишлисе бар (юк)? — Что (не) нужно сделать?



Минем ашыйсым бар (юк). Синең ашыйсың бар (юк). Аның ашыйсы бар (юк).

Безнең ашыйсыбыз бар (юк). Сезнең ашыйсыгыз бар (юк). Аларның ашыйсылары бар (юк).

108. Алдагы күнегүдә бирелгән үрнәк буенча төрләндерегез.

а) Минем шалтыратасым бар. ә) Минем укыйсым юк.

109. Тәрҗемә итегез.

1) Минем тиз генә өйгә шалтыратасым бар, әнием көтәдер. 2) Без бүген авылга кайтабыз, әбиләрегезгә берәр нәрсә җибәрәсегез юкмы? 3) Улым, озак йөрмә, әле бүген бакчага да барасыгыз бар бит. 4) Нигә шулай ашыгасың, кая да булса барасың бармы әллә? 5) Айгөл бүген бик борчулы, аның иртәгә иртүк Казанга әзерлек курсларына китәсе бар. 6) Кичке ашка утырганчы, тиз генә кибеткә ипигә барып киләсем бар.

110. Исегездә калдырыгыз.

Нишлисе иде...— Что-то сделать бы...

1) Их, бөтен эшне ташлап, табигатькә чыгасы иде дә рәхәтләнеп бер ял итәсе иде. 2) Минем бөтен хыялым: мәк­тәпне яхшы билгеләргә бетерәсе иде дә теләгән уку йортына керәсе иде. 3) Соңгы вакытта, нишләптер, бигрәк тә ардым, туйганчы бер йоклыйсы иде. 4) Их, әнием янына кайтып, барысы турында да сөйләп бирәсе иде дә аның акыллы киңәшләрен тыңлап, тынычланасы иде.

111. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Нишлисе булыр? — Что надо будет делать?

1) Иртәгә җиләкләргә су (сип) булыр. 2) Кич белән мәйданга дискотекага (бар) булма! 3) Бар, чыгып кит, күземә (күрен) булма! 4) Соңгы вакытта башым еш авырта, табибка (күрен) булыр. 5) Бүген эшне төшкә кадәр үк (бетер) булыр, кичен концертка барасым бар. 6) Күршеләрнең этләре бик усал, минсез аларга аяк та (бас) булма!

112. Исегездә калдырыгыз.

Нишлисе килә? — Что хочется делать?

Минем көләсем килә. Синең көләсең килә. Аның көләсе килә.

Безнең көләсебез килә. Сезнең көләсегез килә. Ал арның көләселәре килә.

113. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Синең ничек (аша) килми, көннәр буе ач йөрисең? 2) Бүген урамда шундый рәхәт, бер дә өйдә (утыр) килми. 3) Сезнең безгә нидер (әйт) килә бугай. 4) Чыгарылыш кичәсендә безнең ял базасына (бар) килә. 5) Аның бик тә җиләк (аша) килә, ләкин бакчага барып (җый) килми.

 

 

114. Исегездә калдырыгыз.

Нишлисе калган? — Что надо было сделать?

Минем барасым калган, китәсем калмаган. Синең барасың калган, китәсең калмаган. Аның барасы калган, китәсе калмаган.

Безнең барасыбыз калган, китәсебез калмаган. Сезнең барасыгыз калган, китәсегез калмаган. Аларның барасылары калган, китәселәре калмаган.

115. Тәрҗемә итегез.

1) Кичә урманга барасым калмаган икән, салкын булыр дип уйламадым да. 2) Бу проблеманы вакытында хәл итәсегез калган, хәзер соң бит инде. 3) Тегендә утырасыбыз калган, мондагы урындыклар каты икән. 4) Сереңне аңа сөйлисең калмаган, ул бит бик ышанычсыз. 5) Идәннәрне бүген юасың калган, кызым, иртәгә вакытың булмас бит. 6) Аңа вакытын бушка үткәрәсе калмаган, имтихан сорауларын тагын бер тапкыр карап чыгасы булган.

 

Третья форма причастия будущего времени образуется от основы глагола при помощи аффиксов -ар/-әр, -р (после гласных); -ыр/-ер (после согласных), а в отрицательной форме -мас/-мәс.

 Например: Агар су —вода, которая течет; акмас су — непроточная вода.

 

116. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Юклык формасына үзгәртегез. Үрнәк: Үтәр вакыт — үтмәс вакыт.

Очар кош; башланыр көн; барыр юл; эшләр эш; килер бәхет; ышаныр кеше; ишетер сүз; көтәр кеше; менәр тау; кызганыр кеше; тәгәрәтер туп; ишетелер тавыш; исәр җил.

117. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Барлык формасына үзгәртегез.

Булмас эш; сөйләшмәс кеше; бетмәс көн; үтмәс төн; какшамас дуслык; саекмас чишмә; кабатланмас яшьлек; сүнмәс мәхәббәт; аерылмас дуслар; сынмас рух; аңламас бала; кирәкмәс ярдәм; аңлашылмас сүзләр.

118. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, ул барыр юлыннан туктап калды, әйтер сүзен әйтә алмады. 2) Кайтыр юл озын түгел кебек иде, ләкин, кайта торгач, бик кыска да булып чыкмады. 3) Ялгыз гомер итүче бу карчыкның көтәр кешесе дә, кайтып ярдәм итәр балалары да юк иде. 4) Авыр хәлдә калган күршеңә бирер киңәшең бер дә юкмыни? 5) Кайтыр булса кайтыр иде инде, бу вакытта да кайтмагач, димәк, бүтән көтмәскә кирәк.

119. Тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.

1) Мәктәпкә керер вакыт та килеп җитте.— Ниһаять, ул да быел мәктәпкә укырга керер. 2) Алар гомер буе аерылмас дуслар булып яшәделәр.— Ул беркайчан да якын дустыннан аерылмас кебек иде. 3) Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран. (Җыр) — Бу юллар мине туган авылыма алып кайтыр. 4) Классташлар белән саубуллашыр минутлар килеп җитте.— Тиздән ул классташлары белән дә саубуллашыр. 5) Бу кешегә шулкадәр бетмәс көч кайдан килә икән? — Бу кеше шулкадәр көчле, аның көче беркайчан да бетмәс кебек.

 

 

 

 

 

ЭШНЕҢ ҮТӘЛҮ ДӘРӘҖӘСЕН ЯКИ ХАРАКТЕРЫН БЕЛДЕРҮЧЕ ФИГЫЛЬ ФОРМАЛАРЫ

(ФОРМЫ ГЛАГОЛА, ОБОЗНАЧАЮЩИЕ СТЕПЕНЬ ИЛИ ХАРАКТЕР ВЫПОЛНЕНИЯ ДЕЙСТВИЯ)

 

В татарском языке глаголы могут приобретать разные оттенки по степени выполнения (незаконченность, частич-ность) и по характеру выполнения (неожиданность, резкость) действия. Это происходит путем прибавления специальных окончании (синтетическая форма) или при помощи других глаголов в роли вспомогательного глагола (аналитическая форма).

Дәрәҗә белдерүнең синтетик формалары.

Окончания -гала/-гәлә, -кала/кәлә придают глаголу значение многократного, нерегулярного совершение действия; әти окончания прибавляются лишь к глаголам, основа которых оканчивается на согласный. Напри-м е р : Баргала, килгәлә.

1. Тәрҗемә итегез.

1) Безне дә онытма, вакытың булганда, кунакка килгәлә.

2) Күршегезгә сез дә әйткәләгез, ялгыш ут-күз чыгармасын.

3) Лилия бик яшь бит әле, ялгышкаларга да мөмкин, шуңа күрә акыллы киңәшләрегезне биргәләсәгез дә ярый. 4) Наиләләргә баргалыйсызмы соң, балалары үскәннәрдер инде. 5) Улым математиканы әллә чыннан да аңламый, әллә дәрестә тыңлап утырмый, өйдә еш кына яңадан аңлаткаларга туры килә. 6) Шәһәр хакиме сайлау алдыннан халык арасында ешрак күренгәли башлады. 7) Чикерткә кебек сикергәләп йөрмә, син инде зур кыз.

 

Окончание (ы)штыр/-(е)штер обозначает действие, происходящее изредка, время от времени. Например: Караштыр. Это окончание может употребляться одно-временно с окончаниями -гала/-гәлэ, кала/кэлэ. Например: Караштыргала.

 

2. Тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне чагыштырыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1) Көне буе урамда йөргәнче, файдалы китаплар укыштырсаң, начар булмас иде.— Татар телендә чыга торган республика газеталарын укыштыргаларга кирәк. 2) Өстәл тартмасындагы кәгазьләрне караштырдым, ләкин кирәклесен тапмадым.— Малаегызның кайда һәм кем белән йөргәнен ка-раштыргалагыз, начар юлда йөрмәсен. 3) Вакыт юк дип сәбәп тапма, әти-әниеңә хат язгала.— Атна саен булмаса да, әбиеңә дә бер-ике сүз булса да языштыргала. 4) Әнисе кич буе Айраттан Казан хәлләрен сорашты.— Күршеләреннән дә сораш-тыргалыйм, тик аның кайда икәнен берәү дә белми.

 

Окончание -(ы)мсыра/-(е)мсерә означает, что действие выполняется неполностью, частично. Например: Көлә — смеется, көлемсери — усмехается; Йоклый — спит, йокымсырый— дремлет; Елый — плачет, еламсырый — хнычет.

 

3. Тәрҗемә итегез.

1. а) Елыйлар, елашалар, елаталар, елаштыралар, еламсырыйлар.

б) Көләләр, көлдерәләр, көлешәләр, көлемсериләр, көлеш-тергәлиләр.

б) Йоклый, йокымсырый, йоклата, йоклатыша.

2. а) Көлеп әйтә, көлемсерәп утыра, көлә-көлә тыңлады, көлмичә генә сөйлә, көләргә теләмәдем.

б) Йоклап ята, йокымсырап утыра, йокламаска тырыша, йоклый-йоклый тазара, йокламыйча эшли.

 

в) Елап сөйли, елатканчы сөйли, еламсырап сөйли, елый-елый сөйли.

4. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Илшат әбисенең ачуланып әйткән сүзләрен чынга алмыйча гына ... тыңлады. 2) Эштән соң арып килгән халык җыелышта ... утырды. 3) Бала әллә авырыймы, иртәдән бирле нигәдер ... .

Файдалану өчен фигыльләр: йокымсырап, еламсырый, көлемсерәп.

 

Дәрәҗә белдерүнең аналитик формалары Эшнең бер ноктадан башланып дәвам итүе.

1. Конструкция <<-а(э)/-ый(и) + бара» означает, что по ходу одного действия систематически или по мере необходимости выполняется другое действие. Напри-м е р : Мин сорый бардым, ә ул җавап бирә барды. (Я спрашивал, а он отвечал.)

2. Конструкция «а(ә)/-ый(и)+ бирә» означает, что действующее лицо продолжает выполнять какое-то действие, несмотря ни на что. Например: Әнисе чакырса да, малай һаман уйный бирде. (Хотя мама его звала, малъчик продолжал играть.)

3. Конструкция <<-а(ә)/-ый(и) + кала» означает, что действующее лицо остается выполнять или выполняет какое-то действие после ухода кого-то. Например: Мин кибеткә киттем, ә сеңлем ашарга пешерә калды. (Я ушел в магазин, а сестренка осталась варить кушатъ.)

4. Конструкция <<-а(э)/-ый(и) + тора» переводится пока что-то делать. Например: Укый тор (пока по-читай).

5. Конструкция <<-а(ә)/-ый(и) + башлый» означает начало действия. Например: Сөйли башла (начинай рассказыватъ).

5. Тәрҗемә итегез.

1) Наилә өйгә бирелгән мисалларны тактада чиште, ә без җавапларны чагыштыра бардык. 2) Без машина белән кузгалып киткәндә, әти-әнием капка төбендә озата калдылар. 3) Без арып кайтып киттек, ә күрше апа кәрзинен тутыра калды. 4) Табибларның кисәтүләренә дә карамастан, күп кенә классташларым һаман тәмәке тарта бирәләр. 5) Бу балага акыл керә башлаган бугай, кара, ничек тырышып дәресләрен әзерли. 6) Танылган шахматчы Алисә Галләмова бу спорт төре белән бик кечкенәдән шөгыльләнә башлаган. 7) Сез бара торыгыз, без сезне куып җитәрбез. 8) Син бу журналларны карый тор, мин берничә минуттан бушыйм.

 

Эшнең дәвамлы характерда булуы

Конструкция «деепричастие на -п + глаголы ята, тора, утыра, кала, йөри, бара, килә» в роли вспомога-тельного глагола означает продолжительный характер действия.

 

6. Тәрҗемә итегез.

...п + ята: көлеп ята, укып ята, йоклап ята.

...п + тора: утырып тора, басып тора, аптырап тора.

...п + утыра: ашап утыра, сөйләп утыра, елап утыра.

...п + кала: алып калды, кычкырып калды.

...п + йөри: җыеп йөри, сөйләп йөри, эчеп йөри.

...п + бара: тыңлап бара, ашап бара, аңлатып бара.

...п + килә: йөгереп килә, ташлап килә, сорап килә.

 

Эшнең бер тапкыр гына һәм кыска вакыт эчендә үтәлүе

Конструкция «деепричастие на -п + глаголы әйтә, куя, ташлый, сала, ала  в роли вспомогательного глагола означает непродолжительный и одноразовый характер выполнения какого-то действия. Например: Елап куйды (всплакнул), карап алды (посмотрел).

7. Тәрҗемә итегез.

...п + әйтә: елап әйтте, кычкырып әйтмә, борчылып әйткән.

...п + куя: алып куйды, карап куя, сикереп куйдым.

...п + ташлый: алып ташла, ертып ташладыңмы.

...п + сала: көтмәгәндә әйтеп салды.

...п + ала: ашап алыгыз, йоклап алдым, укып ал.

8. Тәрҗемә итегез.

1) Авылда ялгыз яшәүче әбисе турында Зөлфия борчылып уйлап куйды. 2) Айдар, уйламыйча, дустына авыр сүзләр әйтеп ташлады. 3) Чынга ашмас хыялларыңны башыңнан алып ташла. 4) Бу хатны нигә ертып ташладың, әле яңа гына шатланып укый идең бит. 5) Безне күргәч, дәү әнием шатлыгыннан елап та, көлеп тә алды. 6) Тиз генә ашап-эчеп ал да энеңне мәктәпкә кадәр озатып куй.

 

Эшнең кинәтлеге, көтелмәгән характерда булуы

Конструкция «деепричастие на -п + җибәрә* означает резкий, неожиданный характер начала действия. На-п р и м е р: Елап җибәрде (заплакал).

Конструкция «-п + төшә, -п + китә» означает неожиданный характер завершения действия. Например: Авып төште (свалился), таеп китте (подскользнулся).

9. Тәрҗемә итегез.

а) Гарьлегеннән елап җибәрде; авыртудан кычкырып җибәрде; түзмичә көлеп җибәрде; әкрен генә әйтеп җибәрде; көтмәгәндә сугып җибәрде; кулы белән этеп җибәрде; кушылып җырлап җибәрде.

б) Куркудан коелып төште; давыл вакытында авып төште; агач башыннан егылып төште; көчле җилдән сынып төште; абынып барып төште.

б) Күргәч аптырап китте; бозда аягы таеп китте; кинәт башы әйләнеп китте; арып йоклап китте; сискәнеп китте.

10. Тәрҗемә итегез.

1) Авыл очында кемдер гармун уйнап җибәрде. 2) Айратның юк-бар сөйләгәнен тыңлап, без түзмәдек, көлеп җибәрдек. 3) Көтелмәгән очрашудан Наиләнең башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. 4) Көчле җилдән тәрәзә каршындагы карт каен авып төшкән. 5) Боз өстенә басуым булды, аягым таеп та китте, бөтен гәүдәм белән сузылып та яттым.

11. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләр эшнең кинәтлеген аңлаталармы?

1) Утырган урыныннан торып китте. 2) Кунакка алып китте. 3) Дөресен сөйләп китте. 4) Җәяү генә килеп китте.

5) Әйтәсе сүзләрен әйтеп китте. 6) Үз колаклары белән ишетеп китте. 7) Үзе килеп күреп китте. 8) Киңәшләрен биреп китте. 9) Автобуска утырып китте. 10) Яңгыр явып китте.

 

Эшнең ахырга кадәр башкарылуы

Законченность действия, завершение его до самого конца передается конструкциями:

...п + җиткерә: пешереп җиткерә (доваривает). ...п + җитә: куып җитә (догоняет). ...п + бетерә: ашап бетерә (доедает). ...п + бетә: янып бетә (догорает). ...п + чыга: укып чыга (прочитывает).

 

12. Тәрҗемә итегез.

1) Башлаган эшеңне ярты юлда калдырма, ахырга кадәр җиткер. 2) Мәсьәләне чишә алмыйча аптырап беттем, шартын аңлап җиткермәгәнмен икән. 3) Июнь башында базардан карбыз алып ашамагыз, бу вакытка алар әле өлгереп җитмиләр. 4) Әйтәсе килгән сүзеңне хәзер әйтеп бетер, яңадан кайчан очрашасыбыз билгесез.

 

Эшнең өлешчә генә үтәлүе яки үтәлү алдыннан гына тукталып калуы

Конструкция <<-а(ә)/-ый(и) + яза» означает, что действие остается несостоявшимся перед самым завер-шением. На русский язык обычно переводится при по-мощи слов чуть не ... . Например: Егыла язды (чуть не упал); бата яздык (чутъ не утонули).

Конструкция <<-а(ә)/-ый(и) + төшә» означает час-тичный, незавершенный характер действия. На русский язык обычно переводится при помощи слов немного, чутъ. Например: Тынычлана төште (немного успо-коился), йомшый төште (чуть смягчился).

13. Тәрҗемә итегез.

Ребенок чуть не упал; кошка чуть не умерла; они чуть не потерялись; мы чуть не поссорились; я чуть не опоздал; Шамиль чуть не разбил машину отца.

14. Тәрҗемә итегез.

1) Юл бик бозлавык иде, аягым таеп китеп егыла яздым. 2) Елганың бу җирендә су бик тирән, үткән ел монда энем бата язды. 3) Камил чәченнән тарткач, Асия авыртудан елый язды. 4) Чәй бик кайнар икән, чынаягымны кулымнан төшереп җибәрә яздым. 5) Телевизор карый-карый йоклап китә язганбыз.

 

Эшне үтәп (сынап) карау

Конструкция «...» + карый» означает испытание на возможность выполнения какого-то действия, на русский язык обычно переводится при помощи слов попробуй (что-то сделать). Например: Укып кара — попробуй почитай, карап карыйк — посмотрим.

Конструкция <<-а(э)/-ый(и) + ала» означает возможность выполнения какого-то действия. Например: Килә алам (могу прийти).

Конструкция <<-а(э)/-ый(и) + белә» означает умение выполнять какое-то действие. Например: Бәйли белә­сеңме? (Умеешь вязать?)

15. Тәрҗемә итегез.

а) Яңадан санап карагыз; әйтеп карадыңмы? сабын белән юып карарга кирәк; кичә тагын шалтыратып карадым; баштан сөйләп кара; иртәгәгә калдырып карыйк; сөйләшмичә кара әле.

б) Йоклый алмадым; бүген килә алмыйсызмы? контроль эшне эшли алдыңмы? җавап бирә алмыйм; ярдәм итә алабыз.

б) Бернәрсә дә эшли белми; вакытында килә белмисез; бала карый беләме? бәлеш пешерә белмим; компьютерда эшли белерме? татарча сөйләшә беләләр.

16. Тәрҗемә итегез.

1) Карап карыйк, кайткач әниеңә нәрсә дип әйтерсең икән. 2) Кичә минем башым авыртты, шуңа күрә сиңа биргән вәгъдәмне үти алмадым. 3) Әгәр тегә белсәм, мин һәр бәйрәмгә яңа күлмәк тегеп кияр идем. 4) Ашны кабып кара әле, тозы җитә микән? 5) Бүген өйгә иртәрәк кайта алсаң, бакчага барып, яшелчәләргә су сибәрбез. 6) Вата белдең, төзәтә белмисеңме?

 

 


Дата добавления: 2018-04-05; просмотров: 301; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:






Мы поможем в написании ваших работ!