М У З Ы К А Л Ь   Т А Б Ы Ш М А К Л А Р.

К А Р М А Л А Й Л А Р Ы Б И Ю Е.

Алып баручы. Кар малай, биюең өчен рәхмәт. Әйдә, син дә безнең белән. Кыш бабайга кунакка барабыз. Аңа бүләккә җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар алабыз. Сез әзерме, балалар?

Балалар. Әзер!

   Себеркегә атланып УБЫРЛЫ керә.

Убырлы. Сез кая җыендыгыз болай?

Алып баручы. Беренчедән, исәнмесез, хөрмәтле Убырлы ханым. Ә икенчедән, без Кыш бабайның Туган көненә бәйрәмгә барабыз.

Убырлы. Нинди туган көн ул? Сезне чакырды, ә мине оныткан. Менә күрсәтәм әле мин аңа Туган көнне.

Алып баручы. Я, шуннан нәрсә эшләрсең инде?

Убырлы. Сезне Кыш бабайга җибәрмим.

Алып баручы. Бу бик кызык бит әле. Без синнән куркып торабызмы инде?

Убырлы (телефонын ала).Алло! Алло!. Урманның барлык җен-пәриләре, өрәк-убырлары, мине тыңлагыз! Юлларны ябыгыз! Җимерегез! Балаларны Кыш бабайга кунакка җибәрмәгез.

                 О Ч Ы П     К И Т Ә.

Алып баручы. Убырлы карчык нинди генә киртәләр кормасын, без аларның барысын да җиңәрбез. Балалар, юлга кузгалдык.

Күңелле музыкага “сикерешле адым” белән чыршыны урап киләләр. Каршыларына ҖЕН чыга.

Җен. Сез кая болай ашыгасыз?

Алып баручы. Без Кыш бабайга барабыз.

Җен. Анда сезгә барырга ярамый. Сезне җибәрергә кушмадылар. Беркая да җибәрмим.(кулларын җәеп юлны бүлгәндәй итә).Әй, сез үзегез дә слабаклар, бара алмыйсыз, көчегез юк.

Алып баручы. Безнеңме көчебез юк? Әнә безнен нинди баһадирлар бар.

Б А Һ А Д И Р Л А Р      Б И Ю Е.

Җен. Сезгә күңелле, ә мин бер ятим. \Пәри баласы Җен. Бакчага йөрмәдем, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдем. Мине бөтенесе дә обижать итәләр, сез дә шулай ук.(Елый)

Алып баручы. Юк, юк, безнең сине рәнҗетәсебез килми. Безнең синең белән уйныйсыбыз килә.

МУЗЫКАЛ Ь УЕН “Урынсыз калма” ( татар бию көенә барысы да чыршы алдында түгәрәк ясап бииләр.  Музыка туктауга утыралар. Җен дә бер урынга барып утыра. Урынсыз калган бала Җен белән бии.)

Җен. Менә рәхмәт, күңелемне җылыттыгыз. Хәзер  инде мин сезнең юлны бүлмим. Әнә теге елганы кисеп кенә чыгыгыз. Аннан юл якынрак. Саубулыгыз! Хәерле юллар!

                      Җ Е Н К И Т Ә.

Алып баручы. Балалар, Җен бит безгә елга аркылы чыгарга кушты. Әйдәгез , тимераякларны киеп юлны дәвам итик. Боз өстеннән барасы бит.

Балалар “конькида” йөреп киләләр. Утыралар, музыкага Буранбикә (бала) килеп чыга.

Буранбикә. Минем кышкы патшалыгыма кемншр килгән? Кем миңа урманда йөрергә комачаулый? ( Балаларны күреп).О, бу бит балалар.!

Алып баручы. Буранбикә, без Кыш бабайга барабыз.

Буранбикә. Ә сез кара урман аша, кар көртләрен ерып бара аласызмы?

Балалар. Әлбәттә, барабыз!

Буранбикә. Карап карарбыз.(Сихерли)

          Җил котырсын, буран чыксын,

          Бар юлларны капласын.

          Кояш, кач син караңгыга

          Бу балалар Кыш бабайга

          Бару юлын тапмасын,

          Барысы да адашсын!

          Чыршының утлары сүнә.

Алып баручы. Балалар, Буранбикә чынлап та тирә-якны караңгыга төрде. Ә без барыбер бирешмибез!.Янып торсын йолдызлар, яктырсын безнең юллар!

Й О Л Д Ы З Л А Р   Б И Ю Е.

Алып баручы. Менә  хәзер яктырды. Ә күпме кар яуган. Балалар, бу карны чистартырга кирәк бит инде.

У Е Н “ Ю Л Н Ы К А Р Д А Н Ч И С Т А Р Т У”.Балалар ике төркемгә бүленеп басалар. Ике командага да кар йомарламнары салынган савытлар куела.  Шуларны кулдан-кулга биреп икенче баштагы савытка күчерергә кирәк. Кайсы команда беренче күчереп бетерә ?

Алып баручы. Молодцы, балалар, бу каршылыкны да җиңдегез. Ә син Буранбикә, ачуланма. Әйдә, безнең белән чыршы турында җыр өйрән. Тиздән Яңа ел җитә бит.

Ч Ы Р Ш Ы Т У Р Ы Н Д А Җ Ы Р.

Буранбикә. Ошамады миңа сезнең җырыгыз.

Алып баручы. Буранбикә, бездә бит синең дусларың, кар бөртекләре бар, әйдә алар белән бие. Бәлки күңелең күтәрелер.

Буранбикә. Биергә мин яратам, дусларымны чакырам.

    К А Р Б Ө Р Т Е К Л Ә Р Е Б И Ю Е.

Алып баручы. Балалар, юл ачылды. Әйдәгез юлы чаналарда дәвам итәбез.

“Зигзаг” белән йөреп киләләр. Парлашып, алдагы бала арттагы балага кулларын бирә. Утыралар.

     К Ы Ш Б А Б А Й К Е Р Ә.

Кыш бабай. Исәнмесез, нәни дуслар,

                    Исәнмесез, кунаклар!

                    Хатым барып җиттеме,

                    Исән-сау килдегезме?

Кар кызы. Бабакаем, Кыш бабай,

                  Кара әле син безгә.

                  Менә күпме кунак килде

                  Синең Туган көнеңә.

                  Алар сине яраталар,

                  Әнә ничек кул чабалар.

13 бала. Кыш бабай син дә безнең кебек,

           Тагын бер яшькә үстең.

            Котлы булсын, нурлы булсын,

            Гөрләсен туган көнең!

Кыш бабай. Бик зур рәхмәт килгән өчен,

                  Минем Туган көнемә.

                  Ә мин сезнең барыгызны

                  Котлыйм Яңа ел белән!

                  Яңа ел сезгә китерсен
                         Зур бәхетләр, шатлыклар.

                  Әйдәгез, чыршы янына

                  Җырлыйбыз матур җырлар!

Җ Ы Р, “ К Ы Ш Б А Б А Й” Җыр тәмамлануга Кыш бабайның таягы белән уен башлана.

Кыш бабай. Ай, кая китте минем таягым?

Алып баручы. Кыш бабай, менә таягыңны куып тот инде.

Кыш бабай. Аһ, сез, шаяннар, хәйләкәрләр. Кыш бабагыз белән шаярмакчы булдыгызмы?

Кыш бабай таякны куып тота алмый. Бер бала алып килә.

14 бала. Кыш бабай, син дә кайчандыр,

            Бик кечкенә булгансың.

            Искә төшсен балачагың

            Рәхәтләнеп уйна соң.

15 бала. Без әйтәбез табышмаклар,

             Син табарсың җавабын.

             Дөрес әйтсәң, үзеңә булыр,

             Синең көмеш таягың.

М У З Ы К А Л Ь   Т А Б Ы Ш М А К Л А Р.

Алып баручы. Кыш бабай, бер табышмакның да җавабын белмәдең. Әмма син тапкыр җаваплар бирдең, аптырап тормадың. Менә таягыңны ал, Әйдә безнең белән бие.

К Ы Ш Б А Б А Й БЕ Л Ә Н Б А Л А Л А Р Б И Ю Е.

Кыш бабай. Шәп биедек, балалар. Туган көн гөрләп бара.

Инде бераз ял итим, шигырьләр тыңлап китим.

            Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.

     У Б Ы Р Л Ы О Ч Ы П К Е Р Ә.

Убырлы. Ә-Ә, тәки килеп җиткәннәр. Туган көн  ясыйсызмы?

Кыш бабай. Туктале, Убырлы. Тавышланып торма. Син дә минм кунагым бул. Әйдә, балалар белән уйныйбыз. Без синең белән ике паровоз. Балаларны поездга утыртабыз да, кем беренче чыршыны урап менә шунда килеп басып, түгәрәк ясый, шул җиңүче була.

У Е Н “ П А Р О В О З”.

Кыш бабай. Ну, Убырлы, кәефләр күтәрелдеме?

Убырлы. Әллә тагы, күтәрелде дип әйтә алмыйм әле, син җиңдең бит.

Кыш бабай. Я, ярар, юкка борчылма, менә бу биюдән соң, әбизәтелнә, кәефең күтәрелер.

БАЛАЛАР БЕЛӘН УБЫРЛЫ БИЮЕ, “Бабка Ёж ка”

Кыш бабай. Хәзер ничек?

Убырлы.Әй, акбаш, көмеш сакал, мин ионда усаллык белән килмәдем. Барыгыз да мине явыз, усал карчык дип уйлыйсыз. Минем дә балаларны шатландырасым киләдер, может. Менә бер сюрприз күрсәтәм әле. Уйна, уйна, музыка! Сюрприз күрен халыкка.

АЛАЧЫК КЕРӘ, КЫШ БАБАЙ УРЫНДЫГЫНА УТЫРА.

Убырлы. Кара, бөтенләй кулдан   ычкынган,  тагын да ялкауланган. Тор тизрәк, бас җүнсез, кая минем Сюрприз?

Кыш бабай. Убырлы, ник ул кадәр каты ачуланасың?

Убырлы. Давай тизрәк, миңа сюрприз кирәк.

       Алачык алама әйберләр ата.

Кыш бабай. Утыр, убырлы, тынычлан. Алачыгың белән үзем сөйләшәм. Әй. Алачык, алачык. Тәрәзәләрең ачык.

            Ничек синең кәефләр, туңмадымы тәпиләр?

            Менә шулай кыткылда, сюрпризны бир монда.

Алачык күчтәнәч бирә. (Алачыкны чыгарып җибәрергә дә, калдырырга да була. Күчтәнәчләрне алачыктан алган сыман итеп тапшыралар).

Кыш бабай. Бу бит минем Яңа ел күчтәнәчем. Рәхмәт сиңа, алачык. (Убырлыга) Менә шулай, ягымлы сөйләшәләр аны, күрдеңме? Ә бу күчтәнәчләрне балаларга өләшик. Алар миңа шундый шәп туган көн бәйрәме ясадылар. Үз гомеремдә беренче тапкыр Туган көнемне үткәрдем. Рәхмәт балаларга.

Убырлы. Ничә яшь соң сиңа? 

Кыш бабай. Егетләрнең яшен сорамыйлар. Әйдә, бүләкләрне өләшергә ярдәм  ит.

     К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч Л Ә Р  Ө Л Ә Ш Ү.

Кыш бабай. Җитте хушлашу сәгате, 

                   Туган көннәр шәп үтте.

                    Зур рәхмәт нәни дуслар,

                    Хуш килсен Яңа еллар!

Убырлы. Мине дә онытмагыз. Бәйрәмнәрдән калдырмагыз!

Бергә. Котлы булсын Яңа еллар, сау булыгыз, кунаклар!

Б Е Т Т Е.

Сценарийны русчадан Гөлсинә Гәрәева тәрҗемә итте.

 

        


Дата добавления: 2020-01-07; просмотров: 82; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:




Мы поможем в написании ваших работ!